Төш

Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ, имеш,
Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак, имеш;
Сине сөеп, шигырь сөйләп, шагыйрь булып
Йөрүләрем бөтенләй үк нахак имеш.

Таҗлы башым хозурыңда иям, имеш,
«Җанашым, мин сине сөям», — диям, имеш;
Нәрсә генә әйтер инде сөйгәнем дип,
Эчемнән бик янам, имеш, көям, имеш.

Әтрафымны чолгап алган гаскәрләр дә
Гөл йөзеңә күзләрене теккән бар да;
Минем өчен синнән шәфкать булырмы дип,
Бөтен гаскәр тын да алмый интизарда…

Төш шул төшкә җиткәч, шагыйрь уянды да,
«Явыз язмыш!» — диеп азрак уйланды да,
Уйларга да өлгермәде, мискин гашыйк,
Кайнар яшькә ике күзе чыланды да!

Бераздан соң килде аңар шатлык янә:
Егъласам мин, егъладым, ди, шашып кына;
Мәхәббәтем һаман иске мәхәббәт ич,
Югалтсам мин, югалттым, ди, шаһлык кына.

(1910)

произведение относится к этим разделам литературы в нашей библиотеке:
Оцените творчество автора:
( 4 оценки, среднее 4 из 5 )
Поделитесь текстом с друзьями:
Lit-Ra.su

Комментарии и отзывы


  1. Нурия

    Рахмат , бик фахемле шигырлэре, даны ожмахта булсын Габдулланын!!

    Ответить


Напишите свой комментарий: